16+

Анастасия Заворотнюк үлгәнме?

Анатасия Заворотнюкның үлеме турында хәбәр таралган. Аның якыннары бер журналист белән аноним информаторның социаль челтәрдәге язышуының скриншотын урнаштырганнар.

Анатасия Заворотнюкның үлеме турында хәбәр таралган. Аның якыннары бер журналист белән аноним информаторның социаль челтәрдәге язышуының скриншотын урнаштырганнар.

Аноним хәбәр итүче аны "үлде" дип язган. Аның сүзләре буенча, әлеге хәбәрне клиникада да раслаганнар.  

"Әлеге язышуны безгә безгә яхшылып теләүче, чын күңелдән борчылучы таныш журналистыбыз, "дөресме бу?" дип, җибәрде. Бу этикет, аек акыл һәм кешелеклелек чикләрен үтү. Кешеләр болай эшләми. Болай түбән звено әгъзалары гына эшли ала!"-  дип язганнар Заворотнюкның якыннары.

Әлеге "күп белүче"нең кем булуын ачыкларга тырыша алар. Кеше тормышын тикшереп, яхшы репутацияле клиниканың дәрәҗәсен төшерүче кешенең кем булуы әлегә билгесез.

Соңгы хәбәрләргә караганда, Заворотнюкның яман шештән ясалган  операциясе уңышлы чыккан. Ул хәзер элеккеге төсле баш авыртулардан интекми, аягында йөри, гормональ препаратлар кулланудан җыелган авырлыгы да кими башлаган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading