16+

«Анда да газетагызны рекламалыйсыңмы әллә?»

Дубайга баруыбыз, бу илдәге гүзәллек турында язган идем инде. Хаклы рәвештә дөнья җәннәте дип аталган әлеге илнең төрле җирләрендә истәлеккә төшкән фоторәсемнәрне өйдә калганнарга ватсап (вәт шәп!) аша җибәреп тордык.

Дубайга баруыбыз, бу илдәге гүзәллек турында язган идем инде. Хаклы рәвештә дөнья җәннәте дип аталган әлеге илнең төрле җирләрендә истәлеккә төшкән фоторәсемнәрне өйдә калганнарга ватсап (вәт шәп!) аша җибәреп тордык.

Ак киемле гарәпләр (мин аларны шәехләр дип атадым) белән төшкәнендә кулымда гәҗит иде. Гомеремне шул эшкә багышлагач, гәҗит күргәч, гарәп телендә булганга, укып аңламасам да, яныннан үтеп китә алмадым, алдым. Без студент чакта гарәп газеталарын аз тәрҗемә итмәдек үзе: хәрефенә кадәр күңелгә якын булып кереп калган, яшьлекне хәтерләтә. Шул гәҗитне тотып, бергәләп сурәткә төшәргә рөхсәт сораган идем, рәхмәт инде, риза булдылар. Өч шәех янына басып төштем сурәткә, ирем төшерде. Шуны өйдәгеләргә җибәргән идек, минем телдән гомер буе подписка төшмәгәнен белеп-күреп үскән улларым: «Әни, син анда да газетаны рекламалап йөрисеңме әллә?» - дигән җавап җибәрделәр. Көлдек рәхәтләнеп. Әйе, ул Дубай байлары матбугатыбызның иганәчеләре булса, шәп булыр иде дә бит, кана, татар матбугатының бер проблемасы да калмас иде. Кая инде безгә андый бәхетләр. Яннарына басып фотога төшәргә рөхсәт иткәннәре өчен дә рәхмәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading