16+

Андрей Губин Россия белән хушлашты

Мисырга китер алдыннан Андрей Уфа шәһәренә кайтып туганнары белән хушлашырга да өлгергән.

Мисырга китер алдыннан Андрей Уфа шәһәренә кайтып туганнары белән хушлашырга да өлгергән.

1990-2000 елларда “Зима-холода”, “Звезды как она”, “Мальчик-бродяга” җырлары белән танылу яулаган Уфа егете Андрей Губин Мисырга күченеп киткән.

Аңа апрель аенда 47 яшь тула. Туган көнен ул кайнар Мисырда диңгез буенда каршы алачак.

Чит илдә ул үзенең элеккеге хитларыннан килгән автор түләүләренә яши. Күңеле өчен генә иҗат белән шөгыльләнә, саунпродюсер Тарас Вашишин белән эшли. Аның яңа җырлары кайчан дөнья күрер, әлегә билгесез.

“Андрей Мисырда зур, матур йортны арендалый, - дип сөйләгәннәр танышлары. – Көннәр буе спорт белән шөгыльләнә, саф һавада йөри. Ул Акаб култыгындагы Дахаб шәһәрендә яши. Бу урын серфинг яратучылар өчен яхшы таныш”.

Монда Хургада яисә Шарм-эль-Шейхтагы кебек туристлар күп түгел. Курорт тынычлыкны яратучылар өчен.

Андрей көненә 100 чакрым велосипедта йөрим, дип язган. Билгеле булуынча, ул нерв системасына бәйле авыру белән җәфалана, бит һәм күз мускуллары тартышудан йончый. Беренче каналдагы “Бүген иртән” тапшыруында ул: “Миңа табиблар кул селтәде инде, мин күптән аяк сузарга тиеш идем”, - дип сөйләгән.

Җырчының гаиләсе, балалары юк.

Мисырга китер алдыннан Андрей Уфа шәһәренә кайтып туганнары белән хушлашырга да өлгергән.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading