16+

Анестезия ясамыйча гына яра теккәннәр

Азнакайда өлкән яшьтәге ханымга табиблар анестезия ясамыйча гына күзен теккәннәр.

Азнакайда өлкән яшьтәге ханымга табиблар анестезия ясамыйча гына күзен теккәннәр.

Татарстан прокуратурасы әлеге хәл буенча тикшерү үткәрәчәк. 
ТР прокуратурасы олы яшьтәге ханымга анестезия ясамыйча гына күзен тегү турындагы мәгълүматны тикшерәчәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов хәбәр итте. 
Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә Азнакайда яшәүче хатыннан мөрәҗәгать барлыкка килде.

Бер хатын сөйләгәнчә, аның олы яшьтәге әнисе бакчада егылган һәм шуның аркасында күзләре нык җәрәхәтләгән. Пенсионерны хастаханәгә илткәннәр, биредә, хатын белдергәнчә, анестезия ясамыйча гына, аның ярасын теккәннәр. 
Республика прокуратурасында әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыкланачак, дип сөйләделәр, шулай ук табиблар гамәлләренә хокукый яктан бәя биреләчәк.
 "Нигез булган очракта прокурор тиешле чара күрәчәк, ә гаепле затларны җаваплылыкка тарту мәсьәләләре хәл ителәчәк", - дип ассызыклады Рамил Әхмәтҗанов. 

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading