16+

Татарстанда аномаль җылылар көтелә

Киләсе декадада Казанда һава температурасы нормадан шактый югары булачак.

Киләсе декадада Казанда һава температурасы нормадан шактый югары булачак.

Бу хакта ул Татар-информга хәбәр иткән.

Галим сүзләренә караганда, бүген Татарстан башкаласында һава торышы үзәге Көнбатыш Себердә урнашкан антициклонның көнбатыш перифериясе белән билгеләнәчәк. Әмма аннан соң кояшның атлантик циклон йогынтысында болытлы һава торышы көтелә.

Бүген, 19 мартта, төнлә -2 градус, ә көндез +3 градуска кадәр җылы көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 20 мартта төнлә 0 градус булуы көтелсә, көндез +4 градус фаразлана. Шул ук вакытта болытлы булачак һәм яңгыр явуы ихтимал.

Гомумән алганда, язның беренче ае явым-төшемнәр күләме буенча да, һава температурасы буенча да аномаль булачак, диде Переведенцев. «24 мартка кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска югарырак булачак. Март инде явым-төшем нормасын арттырып үтәде. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, агымдагы айда 34 мм явым-төшем булды инде», - дип аңлатты ул.

Россия синоптиклары фаразына караганда, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Казанда вакытлыча явым-төшемнәр булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -2 градуска кадәр төшәчәк. 21 мартта көндез исә һава +4 градуска кадәр җылыначак, 22 мартта +3 градус җылы булачак.

Шимбә көнне, 23 мартта, явым – төшем көтелми, бераз салкынайта: төнлә һава температурасы -1 градус, көндез +2 градус була. Якшәмбе көнне, 24 мартта кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшемнәр көтелә. Көндез һава +3 градуска кадәр җылыначак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading