16+

Антальяда һәлакәткә очраган суднода россияле дә булган

Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый

Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый

Кичә Төркиянең Анталья шәһәрендә сәяхәт судносы һәлакәткә очраган. Матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, суга бата башлаган судно экипажы пассажирларга вакытында коткару чаралары өләшкән. Яр буе хезмәте судан 82 кешене чыгарган, тагын бер кешене эзләү дәвам итә.

һәлакәттә Россия гражданины да зыян күргән. Бу хакта Россиянең Анкарадагы илчелеге матбугат секретаре Игорь Митяков хәбәр итә дип яза "ТАСС".
"Антальяда туристлар судносы баткан. Бер россияле җиңелчә зыян күргән. Аңа урында ук медицина ярдәм күрсәтелгән. Ул хастаханәгә озатылмаган", - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading