"Умар һәм Анна 10 елдан артык бергә яшәгәннәр. Аларның ике улы бар. Ләкин, 2022 елның башында, Умар һәм Анна аерылырга булган. Алар арасында еш кына көнкүреш сораулар буенча бәхәс чыккан. Ингушетиядән Умарның әтисе килеп, аларны татулаштырырга тырышкан, ләкин уе барып чыкмаган. Нәтиҗәдә, Анна март аенда балаларны алып, өйдән чыгып китә. Ә үзе иренә карата шикаять яза, — дигән Умарның юристы Рәсим Гарифуллин.
Умарның сүзләренә караганда, ул беркайчан да хатынына һәм балаларына кул күтәрмәгән, ә хатынының гаепләүләре, аерылышканнан соң балаларны үзенә алып калу теләге белән бәйле. Ингушетия традициясе буенча балалар иренең туганнары белән кала, Анна моның белән риза түгел.
"Аңа карата гражданлык эше кысаларында психиатрия экспертизасы билгеләнергә мөмкин. Белгечләр аңа карата экспертиза үткәрә алмый, чөнки аны күзәтү өчен стационар экспертиза кирәк. Анна әлеге экспертизадан бик курка. Шуңа күрә Умарга карата гаепләү ташлый, — дип саный Умарның яклаучысы.
Анна журналистлар белән аралашудан баш тарткан, бары "Умарның адвокаты теләсә нәрсә әйтә ала, шуңа күрә ул адвокат та"дип кенә өстәгән.
Комментарийлар