16+

«Аның шигырьләре җыр өчен яратылган»

Габдулла Тукай исемендәге филармония концертлар залында Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган кичә булып узды.

«Аның шигырьләре җыр өчен яратылган»

Габдулла Тукай исемендәге филармония концертлар залында Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган кичә булып узды.

«Бөтен нәрсә сине хәтерләтә», «Аерылмагыз», «Китмә, сандугач», «Урманнарда йөрдем» кебек хит җырлары белән халык күңеленә кереп калган шагыйрәнең иҗаты әле дә актуаль.

Кайчандыр аның җырларын Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева кебек танылган артистлар башкарган. Хәзер татар җырының алтын фонды – яшьләр кулында. Кичәдә Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Лилия Муллагалиева, Алсу Әбелханова кебек танылган җырчылар шагыйрәнең иҗат җимешләрен яңартты. Тамашачы Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиеваның «Танго»сы һәм Асаф Вәлиев башкаруындагы «Аерылмагыз» хитларына да сусаган булган икән.

– Чишмә бәреп чыга икән, аны берничек тә туктатып булмый. Бер яктан капласаң, икенче яктан бәреп чыга. Гөлшат Зәйнашеваның сәләте дә нәкъ шундый. Аның әтисен, кулак дигән тамга белән, җан койгыч Соловки лагерена җибәрәләр. Әнисе биш бала белән урамда йортсыз кала. Шунда Гөлшатны туганнарына асрамага бирә. Менә шушы кара тамга аның белән гомер буе йөри. Аны уку йортыннан да куалар. 20 ел дәвамында Язучылар берлегенә дә алмыйлар. Бу авырлыкларга карамастан, аның иҗаты туктап тормаган, елдан-ел күбрәк иҗат иткән. Ул 60-70-80нче елларда иң популяр җырлар авторы булган. Аны, язма-язма, дип, тыеп торганнар, ә ул язган. Мине аның менә шул сыйфаты сокландыра. Ул язган күпме шигырь җыр булып яңгырый хәзер. Аның шигырьләрен сөйләргә уңайсыз, алар җыр өчен яратылган, – ди Гөлшат Зәйнашева истәлегенә багышланган кичәнең сценарий авторы Зәмирә Рәҗәпова.
Кичә җыр, шигырь, шагыйрәнең истәлекләренә багышланган видеолар белән үрелеп барды. Шигырьләрне «Мәйдан» телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина белән алып баручы Алмаз Мирзаянов укыды.

– Гөлшат апа бик оптимист булган. Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән. Җырларын да  ул бик зур җаваплылык белән генә сәхнәгә чыгарган. Шагыйрь, җырчы, композитор бергә җыелышып, һәрбер сүзен, һәр нотасын утырып эшли торган булганнар. Чыктымы? Чыкты! гына түгел, алар һәр нәрсәне җентекләп булдырган, – ди Айгөл Нәбиуллина.

Татарстанның халык артис­ты Фердинанд Сәләхов та Гөлшат Зәйнашева белән озак еллар бергә эшләгән икән.
– Без аны Гөл әни дип йөрттек. Ул һәр артистны ашаганмы-­юкмы, киемнәрен калдырмаганмы икән дип карап, барлап тора иде, – ди җырчы.
Кичәгә шагыйрәнең кызы Асия ханым белән кияве ­Рафаэль дә килгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading