16+

"Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын": популяр җырлар авторы вафат

Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов вафат.

"Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын": популяр җырлар авторы вафат

Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов вафат.

Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов вафат, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

"Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын", диелә хәбәрдә.

Мансур Әхмәт улы Шиһапов 1940 елның 1 маенда ТАССРның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килә. 1957—1961 елларда В. И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем ала, соңрак Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1969-1972 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы булып эшли.

Күпсанлы җырлар авторы: "Әйләнеп кайтыгыз", "Аккош белән сөйләшү", "Туй күлмәге", "Яшьлегем эзләре", "Өлешемә тигән көмешем" һәм башкалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading