16+

Апалы-сеңелле ике кыз туганны үтерүче турындагы мәгълүмат өчен ярты миллион сум вәгъдә ителгән

Ярославль өлкәсе губернаторы Рыбинскта ике баланы үтерүдә һәм көчләүдә шикләнелүчене тотуда ярдәм иткән өчен 500 мең сумлык бүләк турында игълан иткән.

Ярославль өлкәсе губернаторы Рыбинскта ике баланы үтерүдә һәм көчләүдә шикләнелүчене тотуда ярдәм иткән өчен 500 мең сумлык бүләк турында игълан иткән.

РЕН ТВ хәбәр итүенчә, Рыбинскида 15 сентябрьдә 8 һәм 13 яшьлек апалы-сеңелле ике бертуган кызчыклар үтерелгән,  эштән кайткан әниләре аларның гәүдәләренә тап булган. Аеруча рәхимсезлек белән кылынган ике баланы үтерү һәм көчләү факты буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шикләнелүче кеше- балалары белән моннан ай ярым элек Омск өлкәсеннән күченеп килгән кызларның әнисе белән бергә яшәгән ир.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-ат 2019 елда аеруча авыр җинаятьләр кылган өчен төрмәдән чыккан була.

"Дөрес мәгълүмат биргән өчен 500 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул итте, ул Молчанов Виталий Алексеевичны тоткарлауга юнәлтеләчәк. Бу кеше Рыбинск шәһәрендә балигъ булмаган ике кызны үтерүдә шикләнелә. Бу коточкыч җинаять, без гаеплеләрне табарга һәм тиешле җәза бирергә тиеш", - диелә өлкә башлыгы Дмитрий Мироновның социаль челтәрдә пәнҗешәмбе көнне белдерүендә.

Губернатор мәгълүматлары буенча, шикләнелүченең билгеләре билгеле: ир-атка 40 яшь, буе 170-175 см, ябыграк гәүдәле, кара кыска чәчле. Молчанов кызыл төстәге капюшонлы спорт курткасы, соры бейсболка, кызыл спорт чалбары кигән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading