16+

Апаста ТАССРның 100 еллыгы билгесе төшерелгән продукция җитештерелә

Апас районында җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга.

Апас районында җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга.

Әлеге хокукка “Вкусный хлеб”, “Апас икмәге”, “Рассвет” оешмалары һәм шәхси эшмәкәр Гөлүсә Нургалиева, үзмәшгуль Флёра Илгамова лаек булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләргә Сертификатларны тантаналы шартларда тапшырды. Логотип товарның сыйфатын гарантияли һәм республикабызның тарихын искәртә.

“Апас икмәге” оешмасы бүгенге көндә 28 төрдә икмәк-булка, кондитер әйберләре җитештерә. Соңгы елларда алар җитештергән азык-төлек республика буенча беренче дәрәҗә Дипломнарга лаек була, мармелад һәм токмач “100 иң яхшы товар“ исемлегенә кергән. Хәләл иттән ясалган пилмән, шулай ук пироглар, рулетлар пешереп халыкка тәкъдим итәләр. Төргәкләнгән һәр товарга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан наклейкалар ябыштырыла, дип яза район басмасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading