16+

Апасының ире тарафыннан үтерелгән кызны Ижауда җирләделәр

 Сабринаны туган шәһәре Ижауда җирләделәр.

 Сабринаны туган шәһәре Ижауда җирләделәр.

- Балалар безнең яныбызга җәннәттән киләләр дигән фаразга ышанам.  Ул аларга игелек-мәрхәмәт күрсәтер, тормышның матурлыгын күрә белүләрен күрсәтер,- Сабринаның әнисе Гөлназ үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә әнә шулай язган. 
Исегезгә төшерәбез, 21 яшьлек Алсу һәм аның 18 яшьлек туганнан туган сеңлесе Сабринаның пычак белән яраланган үле гәүдәләре Тукай районының Мәләкәс авылында шәхси йортларның берсендә 23 гыйнварда табыла. Тикшерү версиясе буенча, Алсуның ире Тимур хатынын пычак белән суйган, ә аның туганын кайчы белән чәнчегән. Аннары ул, әтисенең корал сейфыннан мылтыгын алып, машинасына утырып чыгып китә. Шикләнелүченең үле гәүдәсен Алабуга районындагы "Уфа-Мәскәү" трассасында тапканнар. Ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Кызларның үле гәүдәләре тәүлеккә якын  өйдә яткан.
 Ниндидер фаразлар әйтелсә дә, әлегә берни дә ачык түгел. Тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading