Казан университеты профессоры Юрий Перведенцев сүзләренчә, апрельдәге аномаль җылылык Атлантик циклоннар белән бәйле, шуңа да яз республикага ике атнага иртәрәк килде. Айның беренче атнасындагы җылылык хәтта бөтен рекордларны да яңарткан. Әмма бу һава торышы ай дәвамында сакланмаячак.
– Инде хәзер үк Скандинавия антициклоны йогынтысында беркадәр салкынайта башлады. Татарстанда коры, кояшлы һава торышы булачак, әмма салкынчарак. Төнлә һава температурасы нульгә кадәр төшәргә мөмкин, кайбер урыннарда кырау көтелә. Көндезге температуралар 10-11 градус җылы булачак, – дигән Юрий Перведенцев “Комсомольская правда”га.
Гадәттә апрельдә уртача айлык температура нибары 5,5 градус кына була. Шул ук вакытта явым-төшем 32 миллиметр тәшкил итә – бу, башка айлар белән чагыштырганда, бер ел эчендә иң азы. Уртача тәүлек температурасы 2 градус чамасы булырга тиеш, әмма хәзер ул күпьеллык климат дәрәҗәсеннән югарырак.
Метеоролог билгеләп үткәнчә, салкын һава торышы берничә көн генә дәвам итәчәк, һәм тиздән апрель җылысы яңадан әйләнеп кайтачак.
– Салкын арктик һава агымына карамастан, кояш хәзер югары, күк йөзе болытсыз. Шуңа күрә суыту берничә көн генә дәвам итәчәк, ә аннары җылылар кайтачак. Аңа алмашка явым-төшемнәр алып килергә мөмкин булган Атлантик циклон киләчәк, – дип ассызыклаган Юрий Перведенцев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар