16+

Арча районының Яңа Кишет авылында көчле янгын булган

Яңа Кишет авылында Миннур Сәләхиевлар хуҗалыгында янгын чыккан.

Яңа Кишет авылында Миннур Сәләхиевлар хуҗалыгында янгын чыккан.

Янгында йорт, маллары белән каралтылары янып беткән. Ут иртәнге бишенче яртылар тирәсендә абзардагы электр чыбыгыннан чыккан. Әле ярый хуҗаларның малларны караган вакыты булган. Тиз генә өйдән кыйммәтле әйберләренең бер өлешен чыгарып өлгергәннәр. Тик менә ике сыер, ике бозау гына харап булган. 

Җирлек башлыгы Тәбрис Арсланов әйтүенчә, Арчадан һәм Яңа Кенәрдән берәр янгын сүндерү экипажы вакытында килеп җиткән үзе. Авылдагы өч трактор су белән өзлексез тәэмин итеп торган.

Хәзергә зыян күрүче гаилә күршедәге төп йортка, Миннурның әниләренә күчеп торган, дип яза Арск-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading