16+

Арчада ике көн көрәшәләр

Ярышта баш батыр булып Таһир Кәримов калды

Арчада ике көн көрәшәләр

Ярышта баш батыр булып Таһир Кәримов калды

Урта Курса мәктәбе спорт залында 2007, 2008нче елгы малайлар район беренчелегенә көрәште.

Мәктәп залы көрәшчеләр белән тулы иде. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев, "Курса МТСы" җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов ярышларны ачып җибәрү тантанасында көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Һәм, ярышларны карап, ахырдан да җиңүчеләрне котладылар.

Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәев ярышларны алып барды. Көрәшче, тренер Илшат Һидиятов келәмдә судьялык итте.

"Арча" спорт комплексы методисты Фәгыйлә ханым күңелле хәбәр әйтте: "2020 елгы нәтиҗәләр буенча республикада көрәш буенча Арча районы 2нче урында".

Ярышта баш батыр булып Шушмабаштан Таһир Кәримов калды. Тренеры Марат Сәлахов. Котлыйбыз! Рәүф Гыйләҗетдинов баш батырга тәкә бүләк итте. Һәр авырлык буенча җиңүчеләргә, 2, 3нче урыннарны алучыларга бүләкләр бирелде.

Иң көчлеләрне февраль ахырында республика күләмендәге ярышлар көтә.

Бүген исә Арчада зурлар көрәшә...

Чыганак: Арск-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading