16+

Арчадагы укытучының үлеме вакцина кадату белән бәйле түгел

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Арчада яшәгән укытучының үлеме вакцина белән бәйләнешле түгел дип белдерделәр.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Арчада яшәгән укытучының үлеме вакцина белән бәйләнешле түгел дип белдерделәр.

Вакцина кадатуның беренче һәм икенче этабы арасында авырулар теләсә нинди инфекцияләргә каршы профилактика чаралары куллану турында кайгыртырга тиеш, дип ачыклык кертә табиблар.

Вакцинадан коронавирус инфекциясен йоктырып булмый. Ә менә вакцина кадатканнан соң, беренче һәм икенче этап арасында СОVID-19 белән зарарланырга мөмкин, чөнки әлеге чир беркая да китмәде. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков белдерде.

Шулай ук Владимир Жаворонков Арчада килеп чыккан хәлне дә шәрехләде. Социаль челтәрләрдә биредә яшәгән укытучы "Спутник V" вакцинациясеннән соң үлгән, дигән хәбәр яшен тизлегендә таралды. Әмма Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында хатынның үлеме вакцинация белән бәйле түгел дип белдерделәр. Министрлык мәгълүматлары буенча, педагогның үлем сәбәбе "агымдагы авыруның кискенләшүе" булган.

"Вакцинадан авыру йоктырып булмый. Ә беренче һәм икенче этап арасында чир йоктырырга мөмкин, - дип билгеләде Владимир Жаворонков. - Арчада булган хәлнең вакцинация белән бернинди бәйләнеше юк. Бер тапкыр вакцина ясаттым да, тынычланырга була дигән сүз түгел монда".

Министр урынбасары ассызыклаганча, кешегә вакцинациянең ике фазасы арасында 21 көн аралыгында бик нык сакланырга кирәк.

"Коронавирус беркая да китмәде. Әгәр дә без вакцинациянең беренче этабын үтсәк, бу коронавируска каршы тора алабыз дигәнне аңлатмый, һәм без маска режимыннан качарга тиеш түгелбез һәм барлык саклану чараларын үтәргщ кирәк ", - дип кисәтте ул.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading