16+

Арчадагы юл һәлакәтендә 25 яшьлек Балтач егете һәлак була

Көн тудымы, Арча районыннан юллардагы һәлакәтләр һәм анда һәлак булучылар турында җанөшеткеч хәбәр килә. 

Арчадагы юл һәлакәтендә 25 яшьлек Балтач егете һәлак була

Көн тудымы, Арча районыннан юллардагы һәлакәтләр һәм анда һәлак булучылар турында җанөшеткеч хәбәр килә. 

Арчаның Көнбатыш бистәсендә коточкыч юл һәлакәте булды, дип янә яза "Арча хәбәрләре" сайты. “Хундай Солярис” машинасы светофорда туктап торган йөк машинасына килеп бәрелә. “Хундай Солярис” машинасындагы бер кеше һәлак була, ике кеше тән җәрәхәтләре ала. Өчесе дә 1995 елгы Балтач егетләре.

Шул ук көнне сайтта тагын бер фаҗигале язма дөнья күрә. Арча белән Балтач арасында, Лесхоз тирәсендә юл һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, машина белән идарә иткән хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading