16+

Архивта сугышчы каны тамган таныклыкны күрсәттеләр

Бу документны архивтагы саклау урыныннан бик сирәк чыгаралар. Ул – Бөек Ватан сугышында катнашкан 491нче сапер батальонында комиссар, ТАССР Югары Советы депутаты Галимҗан Шаһимәрдановның ядрә белән тишкәләнгән таныклыгы.

Бу документны архивтагы саклау урыныннан бик сирәк чыгаралар. Ул – Бөек Ватан сугышында катнашкан 491нче сапер батальонында комиссар, ТАССР Югары Советы депутаты Галимҗан Шаһимәрдановның ядрә белән тишкәләнгән таныклыгы.

– Галимҗан ага тумышы белән Балтач районыннан. Ул 1942 елның 15 февралендә хәрби бәрелеш вакытында һәлак була.   Соңрак аны хәрбиләр табалар. Галимҗан ага куак төбендәрәк була. Ядрә чигәсенә, сул як күкрәгенә эләгеп, партия билетын, таныклыгын тишеп чык­кан. Документта хәтта бүген дә кан эзләре саклана. Хәрбиләр Шаһимәрдановның хатынына хат юллаганнар, сугышчының документларын, кулындагы сәгатен дә гаиләсенә тапшырганнар. Алар исә таныклыкны, саклау өчен, Дәүләт архивына бирделәр, – дип сөйли Дәүләт архив хезмәтендә баш сак­лаучы Римма Мәхмүтова.
Бу сирәк документларны Дәүләт архивында волонтерлар белән бергә карадылар. Быел архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты, Дәүләт архив хезмәте, «Җиңү волонтерлары» Россия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә, «Минем тарих» дип исемләнгән проект башлап җибәрде. Төп максат – волонтерлар ярдәмендә кешеләргә нәсел шәҗәрәләре төзергә өйрәтү.
«Җиңү волонтерлары» республиканың 45 районыннан җыелган 16 500дән артык кешене берләштерә. Бүген 183 мәктәп отряды, югары һәм һөнәри уку йортларында 23 иҗтимагый үзәк эшли.
Волонтерлар «Үлемсез полк» акция­сендә дә теләп катнашалар. Былтыр, нәкъ менә алар тәкъдиме белән, «Кызыл канәфер» бөтенросссия акциясе башланып китте. Ике ай дәвамында уздырган чаралардан кергән акчаларны алар Казанның сугыш ветераннары госпиталенә тапшырдылар.
Студент кыз Дарья Криницкая –  волонтерларның берсе.
– Бу проект күп мөмкинлекләр ача. Дәүләт архивында мәгълүмат туплау өчен чыганаклар җитәрлек. Башкаларга ярдәм итү, үземә дә әби-бабаларыбызның тормышын өйрәнү кызык, мавыктыр­гыч. Минем әнием ягыннан әби-бабаем татарлар. Алар мине татарча сөйләшергә өйрәтте, – ди Дарья.
Проект кысаларында волонтерлар ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан горурлыгы» дип исемләнгән республикакүләм акция оештырырга ниятлиләр. Волонтерлар дәүләт эшлеклеләренең, сәясәтчеләрнең, мәдәният, фән өлкәсендә күренекле кешеләрнең,алдынгы хезмәткәрләрнең шәхси документларын барлау белән шөгыльләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading