16+

Артемий Панарин – хоккейда гына түгел, авылда да беренче егет

Зур хоккей, профессионал спорт дигәч, билгеле, күпләр зур суммалар, текә элемтәләр турында уйлый. Бу әле ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп, исемеңне танытканчы.

Зур хоккей, профессионал спорт дигәч, билгеле, күпләр зур суммалар, текә элемтәләр турында уйлый. Бу әле ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп, исемеңне танытканчы.

Әмма, шөкер, бу стереотипларны бетерүчеләр дә бар. Шуларның берсе – Артемий Панарин. Бабасы аны «УАЗ»ик, «Москвич» машиналарында һәркөнне Чиләбегә өйрәнүләргә йөртеп, бераздан соң Подольск, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре командаларына чакырып алырлык дәрәҗәгә җиткергән.

Берара Панарин Казанда да булып киткән иде. Башка бик күпләрдән аермалы буларак, Артемий йолдыз чире белән авырмый, социаль челтәрдәге битенә текә машиналар, меңнәрчә евролык шампан шәрабларын тезми, «Форбс» журналындагы рейтингы белән мактанмый. Югыйсә ул Гагарин Кубогы иясе, яшьләр арасында Дөнья чемпионы, Дөнья беренчелегенең көмеш, бронза призеры. Бүген Төньяк Америкада Милли хоккей лигасында чыгыш ясый. Фотоларда ул йә хоккей шлемы киеп авыл урамы буйлап мотоциклда йөргән килеш пәйда була, йә тавыклар тибенеп йөргән ишегалдында утырып төшә. Үзенең бер әңгәмәсендә Панарин: «Үземнең чыгышымны, элек ничек яшәгәнемне беркайчан да онытмаячакмын», – дип белдергән иде. Үзе туып- үскән Коркинода иң популяр кеше ул үзе түгел, ә аның бабасы икән, чөнки аның бөтен дөньяга билгеле оныгы Артемий бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading