16+

Артта да юл, алда да

Дәүләт Советында урыннар бүленеп бетте. Узган атнада 48 процентка яңартылган яңа составтагы парламентның беренче утырышында Дәүләт Советы Рәисе һәм аның урынбасарлары, комитет җитәкчеләре сайланды.

Дәүләт Советында урыннар бүленеп бетте. Узган атнада 48 процентка яңартылган яңа составтагы парламентның беренче утырышында Дәүләт Советы Рәисе һәм аның урынбасарлары, комитет җитәкчеләре сайланды.

Парламент рәислегенә ике кандидатура тәкъдим ителгән иде: КПРФ вәкиле Хафиз Миргалимов һәм «Бердәм Россия» партиясеннән Фәрит Мөхәммәтшин. Депутатлар рәисне яшерен тавыш бирү юлы белән сайлады. Хафиз Миргалимов кандидатурасын 13 кеше якласа, Фәрит Мөхәммәтшин өчен 88 депутат тавыш бирде. Шул рәвешле күпчелек тавыш белән парламент рәисе итеп кабат Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.
Ул үзенең чыгышында кандидатурасын хуплаганнары өчен рәхмәтен җиткереп, артта да, алда да юл барлыгын, алдагысы исә тагын да катлаулы булуын билгеләп үтте.

– Парламент эшен чиста биттән башламый. Бишенче чакырылыш депутатлары 573 канун кабул итте. Әлеге системалы эшне дәвам итәчәкбез. Канун проектларын тәкъдим итү буенча башка субъектларга да үрнәк булырлык итеп эшләргә кирәк, – диде  Фәрит Мөхәммәтшин.
Сайлау алдыннан халык­тан килгән наказларны да үтәргә кирәклегенә басым ясады.

Парламент рәисенең урынбасарлары да сайланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән Марат Әхмәтов Римма Ратникованы алыштырды. Калган ике урынбасар – Юрий Камалтынов белән Татьяна Ларионова – үз урыннарында калды. Дәүләт Советы секретаре да алышынмады, бу вазифаны кабат Лилия Маврина башкарачак.
Утырышта шулай ук парламентта даими рәвештә 22 депутат эшләячәге мәгълүм булды. Узган чакырылышта 20 депутат булган.
Парламент рәисе һәм урынбасарлары сайланып беткәннән соң, чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов депутатларга уңышлар һәм канун чыгару процессында актив катнашуларын, яңа идеяләр кертүләрен теләде.

 – Тәҗрибәле депутатлар иң беренче чиратта эшнең дәвамлылыгын тәэмин итәчәк. Бу парламентка яңа импульс һәм аның эшчәнлегендә тотрыклылык бирәчәк. Сәяси карашларыгызның төрлелегенә карамастан, барыгыз да республиканың күп милләтле халкына намуслы хезмәт итәргә, сайлаучыларның наказларын үтәргә омтылуда бердәм булырсыз дип ышанам, – диде Президент.

Алга таба депутатлар Татарстаннан Россия Федерация Советы әгъзасы итеп элеккеге Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновны сайлады.
Алтынчы чакырылыш парламентта сигез комитет эшләячәк. Аларның берсе – Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты быел гына оешты, аның рәисе – Яшел Үзән районының элеккеге башлыгы Александр Тыгин.
Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетын Альберт Хәбибуллин, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетын Леонид Якунин, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетын Лотфулла Шәфигуллин, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетын Азат Хамаев, Законлылык һәм хокук тәртибе комитетын Шакир Яһүдин, Социаль сәясәт комитетын Светлана Захарова, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын Айрат Зарипов җитәкләячәк.

Утырыш ахырында Дәүләт Советына ЛДПР партиясеннән депутат булып сайланган Эдуард Шәрәфиев партиядән китүе турында хәбәр итте. Ул моның сәбәбен Владимир Жириновскийның Татарстан турында әйткән сүзләре белән бәйләп аңлатты. Дәүләт Советында эшләп, ул беренче чиратта үзенең сайлаучылары һәм республика мәнфәгатьләрен кайгыртачагын җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading