16+

Татарстанда яшәүчеләрне май аенда 13 ял көне көтә

15 апреля 2025, 14:33
1265
0
0
Уку өчен 2 минут

Бу 2024 елга караганда ике көнгә күбрәк.

Бу 2024 елга караганда ике көнгә күбрәк.

Татарстанлыларны май аенда 13 ял көне көтә. Бу 2024 елга караганда ике көнгә күбрәк. Бу хакта республика хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Язның соңгы аенда биш көнлек эштә эшләүче татарстанлыларны берьюлы дүрт көн рәттән ял көтә. Бу 1 майда Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелү һәм 4 гыйнвардагы ял көне 2 майга күчү белән бәйле.

Шуннан соң безне кыска эш атнасы көтә – 5, 6 һәм 7 май. Ә 8 майдан 11 майга кадәр  Ял көне 23 февральдән Җиңү көне алдыннан килүче 8 майга (пәнҗешәмбе) күчерелү белән бәйле рәвештә дүрт көн дәвамында ял итәчәкбез. 7 майда эш көне кыскартылмаячак.  Моннан тыш, татарстанлыларны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә — 17-1824-25 һәм 31 май көннәрендә яллар көтә.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда 28, 29 һәм 30 апрель дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбегә туры килә. Димәк, татарстанлылар бу айның соңгы атнасында нибары өч көн эшләячәк. Чөнки алга таба май бәйрәмнәре башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading