16+

Ашыгыч ярдәм фельдшеры үлемендә машина йөртүче хатын гаепләнә

Лаеш районында яшәүчене юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы сәбәпле, ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәре үлемендә гаеплиләр.

Лаеш районында яшәүчене юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы сәбәпле, ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәре үлемендә гаеплиләр.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда ашыгыч ярдәм фельдшеры үлгән.

Хокук сакчылары ачыклаганча, гаепләнүче тыелган урында борылырга уйлаган һәм каршы як полосага чыккан. «Toyota Rav 4» автомобиле авырый торган күкрәк баласын алып баручы ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешкән.

Авариядә 61 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы фельдшеры үлгән.

Хатын-кыз йөртүче үз гаебен өлешчә таныган.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading