16+

«Ашыгыч ярдәм» машинасы коточкыч юл һәлакәтенә юлыккан (+видео)

Авариядә барлыгы дүрт кеше зыян күргән.

Авариядә барлыгы дүрт кеше зыян күргән.

Кичә кич Чаллыда «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән "Ауди" автомобиле бәрелешкән. Әлеге коточкыч авариядә зыян күргән ике яшь фельдшерның хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта "Челнинские извкестия" яза. 

Зыян күрүчеләр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә реанимация бүлегенә китерелгән. Икесе уртача авыр хәлдә, табиблар тикшерүне дәвам итә. 

Ашыгыч ярдәм машинасында авария вакытында пациентлар булмаган.
Юл һәлакәте кичә, 6 февральдә, 20.40 сәгатьтә Вахитов һәм Сөембикә проспектлары чатында килеп чыга. Әлеге мизгел видеокамераларга эләгә. Кадрлардан ашыгыч ярдәм машинасының яктылык сигналлары януы күренә. Ашыгыч ярдәм урам чатына чыга һәм аңа икенче яктан килүче «Ауди» машинасы килеп бәрелә. Ашыгыч ярдәм машинасы юлдан очып чыга һәм ава.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading