Дәүләт Думасына ата-аналарның булачак пенсияләренә өстәмә кертү турында закон проекты кертелгән. Балаларны карау ялында булган ата-аналарга бу чорда пенсия балларын күбрәк бирергә тәкъдим итәләр. Мондый закон проектын Дәүләт Думасына ЛДПРдан булган парламентарийлар керткән.
Атап әйткәндә, беренче бала карау чорында – 3,6, икенче – 7,2, өченче яки дүртенче бала – 10,8 балл. Дүрт баласы булган әти-әниләргә 48,6 балл алырга мөмкин булачак. 2022 елда бу 5 217,7 сумны тәшкил итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пенсия баллары кешенең булачак пенсиягә керткән өлешен чагылдыра һәм ел саен түләнгән иминият кертемнәреннән, хезмәт хакларыннан чыгып исәпләнә. Шулай ук армиядә хезмәт итү, баланы карау ялы вакыты, өлкән кешеләрне карау буенча отпуск вакыты исәпкә алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар