16+

"Атлы Татарстан" фотобәйгесе башланды

«Татнефть» компаниясе «Атлы Татарстан» фотоконкурсын игълан итте. Бәйге Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә атта йөрү, ат спортын һәм ат асрауны популярлаштыру проекты кысаларында оештырыла.

«Татнефть» компаниясе «Атлы Татарстан» фотоконкурсын игълан итте. Бәйге Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә атта йөрү, ат спортын һәм ат асрауны популярлаштыру проекты кысаларында оештырыла.

Иҗади эшләр 30 майга кадәр «Кеше һәм ат», «Ирекле хәрәкәт», «Ат сурәте», «Ипподром һәм спорт» кебек темалар буенча кабул ителә.

Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм акчалата премияләр тапшырылачак. Гран-при иясенә - 30 мең, беренче урынга - 25, икенчегә - 20, өченчегә - 15 мең сум премия каралган. Шулай ук «Бәйге лауреаты», «Тамашачы симпатиясе призы» булачак. Соңгысы «ВКонтакте» һәм Tatneft-Line корпоратив социаль челтәрләрендә тавыш бирү юлы белән ачыкланачак. Тавыш бирү 31 майдан 8 июньгә кадәр барачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading