16+

Атна ахырында Татарстанда җылытачак

Атлантик циклон килү белән Татарстанда һава температурасы күтәрелә башлаячак.

Атлантик циклон килү белән Татарстанда һава температурасы күтәрелә башлаячак.

Ялларда ук көндез +7 градуска кадәр җылыта. Бу климатик нормадан 3-4 градуска югары.

Бүген көндез һава температурасы + 4 градустан артмаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

9 һәм 10 ноябрьдә Татарстанда җепшек кар, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Чәршәмбе төнлә һава температурасы -3..+2 градус, көндез – 0..+5. Киләсе төндә 0..+4 градус, ә көндез +2..+7 градус көтелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, җомга һәм шимбә республикада кабат яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм көндез һава температурасы нульдән югары булачак – 0..+5 һәм +2..+7 градус.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading