16+

Атна башында температура тагын югары күтәреләчәк

Август уртасы, югыйсә.

Август уртасы, югыйсә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, 15 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12, +17, көндез +22, +27 градус тәшкил итәчәк.

16 августта шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12, +17 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +27, +32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading