16+

Атна дәвамында Татарстанда 14 кеше батып үлгән

Рөстәм Миңнеханов сулыкларда иминлек мәсьәләсен җитди контрольгә алырга боерды.

Рөстәм Миңнеханов сулыкларда иминлек мәсьәләсен җитди контрольгә алырга боерды.

Татарстан сулыкларында хәл киеренке кала бирә. Узып бара торган атнада гына да 14 кеше батып үлгән. Аларның өчесе – балалар.

Аннан алдагы атнада Татарстан сулыкларында 11 кеше, шул исәптән бер баланың гомере өзелгән иде. 11, 12 июльгә туры килгән ялларда гына да 10 кеше (1 бала) батып үлде.

Ел башыннан бездәге сулыкларда 55 кешенең гомере өзелгән. Аларның бишесе – балалар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган бүгенге киңәшмәдә республика сулыкларында иминлек мәсьәләсен җитди контрольгә алырга боерды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading