16+

Ау сезоны башлана: нәрсә ярый һәм ярамый?

Татарстанда җәйге-көзге ау сезоны башланырга нибарысы атна-ун көн вакыт калып бара, быел ул 7 сентябрьдә башланып китәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Татарстанда җәйге-көзге ау сезоны башланырга нибарысы атна-ун көн вакыт калып бара, быел ул 7 сентябрьдә башланып китәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Быелгы ау сезоны алдагы елларга караганда бераз соңрак башлана һәм моның табигый сәбәпләре дә бар. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы Идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков әйтүенә караганда,  август аенда киек кошларның күбесе әле ныгып өлгермәгән, очу сәләтен тулысынча үзләштермәгән була. Шуңа күрә дә алар ныгымыйча торып, ау сезонын башлап җибәрү максатка ярашлы түгел. Моңа бәйле рәвештә ау сезоны быел билгеле бер вакытка соңгарак калып башлау мәслихәт. Бу очракта кошлар ныгып өлгерә, исән калу һәм киләчәккә нәсел калдыру өчен мөмкинлекләре күбрәк була. Шул рәвешле быел җәйге-көзге ау сезоны башлану сентябрьнең беренче шимбәсенә туры киләчәк. Бу ниятне аучылык җәмәгатьчелеге дә хуплаган.

Ау сезоны башлану әле бөтен төр киек-җанварларга да  кагыла дигән сүз түгел. Башлыча су кошларына, сазлык-тугай, кыр-дала киекләренә, шөлдигә ау рөхсәт ителә. Көртлек белән суерга ау тыела. Чөнки әлеге кошларның сан исәбе республикада әлегә җитәрлек дәрәҗәдә түгел, шуңа да, аларны саклау, саннарын арттыру максатында, аларга ау оештыру рөхсәт ителмиячәк. Дөрес, бер искәрмә бар,  Аксубай районындагы “Беркут” аучылык хуҗалыгында ау өчен тиешле  документлар тәртиптә булганда, бу төр кошларны  күпмедер дәрәҗәдә ауларга мөмкин булачак.

Ау документлары дигәннән, ау өчен рөхсәт алу һәм аны рәсмиләштерү 26 августта башланган инде. Ау өчен рөхсәт документларын Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы яки Күпфункцияле үзәкләрнең Сall-үзәкләре операторы ярдәмендә алу мөмкин.

Ау сезоны башланса да, бу әле һәркөнне ауга чыгу мөмкин булачак дигән сүз түгел. Атна дәвамында “тынычлык көннәре” дип аталган көннәр дә каралган, бу – сишәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр вакыт аралыгы. Ягъни, сентябрьнең 10-12, 17-19 көннәрендә ауга чыгудан тыелып торырга туры киләчәк. Бу исә кошлар стресс халәтеннән чыксын, җиргә төшеп утырсын, тукланырга өлгерсен өчен бик мөһим чара.

Ау сезоны кош-кортларның кайбер төрләренә 15 ноябрьгә кадәр, ә соры көртлеккә, шөлдигә 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.  

Ау чорында төрле күңелсез һәм фаҗигале хәлләр булмасын өчен, хокук саклау органнары һәм табигатьне саклау органнары хезмәткәрләре һәрдаим күзәтчелек итеп торчак.

Фәрит Нурмөхәммәтов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading