16+

Аучыларга төлке аткан өчен премия бирәләр

Республиканың бер шәһәрендә аучыларга төлке аткан өчен бер җанварга 300 сум исәбеннән премия бирәчәкләр.

Республиканың бер шәһәрендә аучыларга төлке аткан өчен бер җанварга 300 сум исәбеннән премия бирәчәкләр.

Соңгы вакытта Чувашиядә төлкеләр арасында котыру чире киң таралган. Төлке оялары кырыена куйган вакциналар да бик ярдәм итми икән. Төлкеләрне 31 декабрьгә кадәр генә атарга ярый. Түшкәне полиэтилен пакетка салып, Урнар районының хайваннар авыруы белән көрәшүче станциясенә илтергә кирәк. Акча бер ай дәвамында түләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading