16+

Ауга чыккач, туганын атып үтергән

Башкортстанда яшәүче ир-атны туган абыйсын үтерүдә шикләнәләр.

Башкортстанда яшәүче ир-атны туган абыйсын үтерүдә шикләнәләр.

Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче үзенең туганын мылтыктан атып үтергән. Әлеге хәл 12 сентябрьдә ауча чыккач була: ирләр иртән иртүк үрдәк атырга дип, Лемза елгасы ярында төн кунарга булалар. Аучылар исерткеч эчемлекләр кулланганнар, әйткәләшә, сугыша башлаганнар. Кече энесе, мылтыгын алып абыйсының күкрәгенә аткан. Булган хәлнең шаһитлары булган дуслары яра алган ирне коткарырга тырышканнар, күрше авылга илтеп җиткергәннәр. Әмма ир-ат күп кан югалтудан үлгән.

Кече энесе булган хәлдән соң, качарга уйламаган, полицияне үз өендә көтеп торган. Ир-атка карата "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Башкортостан буенча Россия тикшерү комитеты идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading