ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 майда Казанда янә температура рекорды куелды.
Казань-аэропорт авиация метеостанциясендә температура +33,4 градуска кадәр күтәрелгән.
Шул ук вакытта Казань-Опорная метеостанциясендә температура +32, ә шәһәрнең Авиатөзелеш районында урнашкан Казань-Сокол авиация метеостанциясендә +32,5 градус тәшкил иткән.
Бу көннең моннан алдагы абсолют рекорды 1898 елда теркәлгән – ул чагында Татарстан башкаласында температура +30,8 градуска кадәр күтәрелгән, дип искәртә синоптиклар.
15 майда башкалада һава температурасы Казань-опорная станциясендә +31,4, Казань-аэропорт станциясендә +31,6, Казань-Сокол станциясендә +32,4 градус тәшкил иткән. Моннан алдагы рекорд 1898 елның 15 маенда теркәлгән — ул чагында температура +29,6 градуска җиткән.
16 майда Казанда температура рекорды куелды. Моннан алдагы максималь температура 1995 елның 16 маенда теркәлгән һәм +30,2 градус тәшкил иткән, дип язган идек.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар