16+

Авария 14 яшьлек үсмернең гомерен өзгән

24 май көнне Алабугада юл һәлакәтендә 14 яшьлек үсмер һәлак булган.

24 май көнне Алабугада юл һәлакәтендә 14 яшьлек үсмер һәлак булган.

Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, авария Отрадная урамындагы 21 А йорты янында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Бакый Урманче урамы ягыннан Тихая урамына таба хәрәкәт итүче ПАЗ автобусы йөртүчесе, көйләнмәгән юл киселешендә юл бирмәгән һәм питбайк белән бәрелешкән. Юл һәлакәте аркасында питбайк руде артында утырган яшүсмер вакыйга урынында вафат булды. 
Тикшерү бара. 
Фото: http://elabuga-rt.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading