16+

Авария сәбәпчесе булган 34 яшьлек яшел үзәнле 8 елын колониядә үткәрәчәк

Ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте өчен гаепле шофер ике ел дәвамында автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, һәм 8 елын колониядә үткәрәчәк.

Ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте өчен гаепле шофер ике ел дәвамында автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, һәм 8 елын колониядә үткәрәчәк.

"Исерек хәлдәге машина йөртүче тарафыннан саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

Суд ачыклаганча, авария бу елның 8 июнендә килеп чыккан. Исерек килеш "ВАЗ-21102" автомобиле руле артына утырган ир-ат каза сәбәпчесе булган. Мизиново - Протопоповка юл участогында машина йөртүче каршы як полосасы буенча хәрәкәт итә башлый, юл кырыена очып чыга һәм баганага бәрелә. Шуннан соң автомобиль кюветка ава.
"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машинада утырган бер пассажир фаҗига урынында ук үлгән, икенчесе соңрак хастаханәдә җан биргән", - дип ачыклык кертә күзәтчелек ведомствосы.
Гаепләнүче үз гаебен таныган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading