16+

Авариядән соң машинаcында тереләй янып үлгән (ВИДЕО)

Машина йөртүче үзе салоннан чыга алмаган, ул тереләй янып үлгән

Машина йөртүче үзе салоннан чыга алмаган, ул тереләй янып үлгән

14 июньдә Мәскәү тирәли боҗралы автомобиль юлында (МКАД) коточкыч авария булган. Бу фаҗигане шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Lada Largus машинасы «Крокус Сити» территориясеннән МКАД трассасына килеп чыга. Ул машиналар агымына каршы юнәлештә бара. Бу машина 69нчы километр тирәсендә SsangYoung автомобиленә бәрелә. Бәрелгәч, ул түбәсенә әйләнеп каплана, аннары Skoda машинасына бәрелә.

Шуннан соң Lada Largus машинасына ут каба һәм ул яна башлый. Машина йөртүче үзе салоннан чыга алмаган, ул тереләй янып үлгән, диелә хәбәрдә.

Skoda машинасы белән идарә итүче хатын-кыз да имгәнгән, аның аягы сынган.

Хәзер бу вакыйганы хокук саклаучылар тикшерә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading