16+

Авариягә юлыккан Ан-28 пилоты Фәрух Хәсәнов һәлакәтнең нечкәлекләре турында сөйләгән

Томск өлкәсендә Ан-28 самолеты каты утырту аркасында зыян күрүчеләр дә бар. 

Томск өлкәсендә Ан-28 самолеты каты утырту аркасында зыян күрүчеләр дә бар. 

Томск өлкәсендә Ан-28 самолетының пилоты Фарух Хәсәнов бу хәлнең сәбәбен атады.
"Двигательләр эшләми башлады. Алга таба комиссия ачыклар. Безнең уйларга вакыт юк, нидер эшләргә кирәк иде", - дигән очучы.
Ул аныклап узганча, утырту штат режимында булган һәм борттагы барлык кешеләр дә исән.

Элегрәк билгеле булганча, Кедровойдан Томскка очучы "Себер җиңел авиациясе" авиакомпаниясенең Ан-28 самолеты радарлардан югалган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 13:00 тирәсендә самолетның авария маягы эшләве турында хәбәр ала. Эзләү операциясе барышында һава судносының Бакчар районында каты утыртылуы ачыкланган.
Бортта булган 18 кеше исән калган, нигездә алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Тикшерү комитеты хәрәкәт иминлеге һәм эксплуатация кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатты.

Фото: https://www.facebook.com/people/%D0%A4%D0%B0%D1%80%D1%83%D1%85-%D0%A5%D0%B0%D1%81%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%B2/100002493336924/

Возможно, это изображение (1 человек, стоит, самолет и на открытом воздухе)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading