16+

Авариягә юлыккан егет машинасында кысылып калган

Авария 23 сентябрь көнне төнлә Мамадыш-Кукмара автоюлында була, дип яза kukmor-rt.ru.

Авариягә юлыккан егет машинасында кысылып калган

Авария 23 сентябрь көнне төнлә Мамадыш-Кукмара автоюлында була, дип яза kukmor-rt.ru.

Кукмара районында йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң, җиңел машина йөртүчесе автомобиль салонында кысылып кала. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.
Юл һәлакәте 23 сентябрь көнне 22.20 сәгатьтә Кукмара районының Княгор авылы янындагы Мамадыш - Кукмара автоюлының 53 чакрым+900 метр ераклыкта була.

«"Лада Приора" машинасының йөртүчесе - 20 яшьлек егет тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, Киров өлкәсе номерлары куелган "Скания" йөк автомобиле белән бәрелешә. Тикшерү барышында аның, транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш, руль артына утыруы ачыклана», - дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегендә.

Ике автомобиль дә кюветка төшә. Җиңел машина йөртүче салонда кысылып кала. Коткаручылар аны махсус инструментлар ярдәмендә чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Шулай ук транспорт чараларының аккумулятор батареяларын тукландыруны туктатып, юлдан ягулык-майлау материалларын юдыралар.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре белән Кукмара районының үзәк дәваханәсенә озатыла. Аның 30 яшьлек пассажирын да дәваханәгә салалар, ул авария вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

Фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading