16+

Август аенда коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны көтелә

Илдә өченче атна рәттән авыручылар саны арта.

Илдә өченче атна рәттән авыручылар саны арта.

Covid-19 белән авыручылар саны Россиядә бер атна эчендә чиреккә арткан. Коронавируска каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, 11 июльдән 17 июльгә кадәр ил буенча 28 085 авыру теркәлгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, Россиядә авыручылар саны өченче атна рәттән арта. Белгечләр ай ярымнан соң илнең барлык төбәкләрендә дә авырулар санының артуы турында кисәтә. 

Татарстан башкаласында, аннан соң бөтен республика буенча җәмәгать урыннарында битлек кию режимы, шуның белән бергә QR-кодлар да бетерелде. Әмма бу шатлыкның чиге булыр, мөгаен. 

Инфекциягә каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, 11-17 июльдә 28 мең 85 россияле ковид йоктырган, 298 кеше әлеге чирдән үлгән. Авырулар саны буенча Мәскәү лидер. Татарстанда әлегә барысы да тотрыклы: 18 июль көнне 39 кешегә Covid-19 диагнозы куелган, аларның 17 се хастаханәгә салынган. Соңгы айда бер генә үлем очрагы теркәлгән.

Үлем-китем буенча түбән күрсәткеч булуга карамастан, борчылырлык сәбәпләр бар. Вирусологлар фикеренчә, омикронның яңа төре бик тиз йога. КФУ вирусологы Альберт Ризванов билгеләп үткәнчә, авыручылар санының иң югары ноктасы август — октябрь айларында, каникул һәм яллардан кайткач көтелә. Ул чакта барысына да янә битлек кияргә туры киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading