16+

Августта үлүчеләр күп булган

Росстат китергән мәгьлүматларга караганда, август аенда Татарстанда гына да 4254 кеше вафат булган. 

Росстат китергән мәгьлүматларга караганда, август аенда Татарстанда гына да 4254 кеше вафат булган. 

Әлеге саннар буенча, республикада җәйнең соңгы аенда 4254 кеше үлгән. Бу агымдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, 701 очракка күбрәк. 2019 елның августында 3553 кеше гүр иясе булган.

Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында үлүчеләр саны буенча Мари Эль беренче, икенчедә без - Татарстанлылар, бу саннар 19,7 процентка арткан. 

Өченче урында - күрше Башкортстан. Биредә әлеге күрсәткеч 19,5 процентны тәшкил итә. 
Июль белән чагыштырганда августта Россия буенча COVID-19тан үлүчеләр саны кимегән. Җәйнең соңгы аенда коронавирустан 3 222 үлем очрагы ачыкланган (июль белән чагыштырганда 36,5%ка ким бу сан). 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading