16+

Авиаһәлакәттән могҗиза белән исән калган ханым парашюттан барыбер сикерергә җыена 

16 яшьлек улы белән сикерергә хыяллана ул. Бүген исә могҗиза белән исән калган.

16 яшьлек улы белән сикерергә хыяллана ул. Бүген исә могҗиза белән исән калган.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Шәрипова 10 октябрьдә инструктор белән бергә парашюттан сикерергә тиеш була. Фаҗига булырга бер көн кала аңа Минзәлә аэроклубыннан шалтыратып, ике урын буш булуын әйтәләр. "Улым белән парашюттан сикерүебез төрле сәбәпләр белән җиде тапкыр кичектерелде. Йә исемлеккә кертмиләр, йә буш урын булмый, яки һава торышы начар. Берьюлы техник сәбәпләр белән булмады. Гадәттә, очышлар план буенча була. Кинәт техник җитешсезлек табылу шик уятты", - дип сөйләгән ул "Комсомольская правда"га.

Әниле-уллы самолетка утырмаган. "Улым, сикерергә өлгерербез, игътибарны укуга бирергә кирәк, диде. Минзәләгә бармаска булдык" дигән Светлана. Самолетка утырмый калучылар алар гына түгел икән. Әниле-уллыны алып барырга тиеш булган парашюттан сикерүче Азат Магадеев та бармаган. Ул йоклап калган.

Шәриповлар шул ук Минзәлә аэроклубында барыбер парашюттан сикерергә уйлый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading