16+

«Авито»да «Сөембикә» журналының күпьеллык архивы сатыла

«Cөембикә» журналын читтә укучы милләттәшләребез булуга аеруча шатланабыз.

«Cөембикә» журналын читтә укучы милләттәшләребез булуга аеруча шатланабыз.

Кызганыч, алар күп түгел, әмма һәрберсе энҗе бөртегенә тиң. Без аларны һәрвакыт барлап, артканнарымы, азайганнармы санап торабыз. Әлбәттә, аларның һәрберсе белән якыннан танышасыбыз килә. Редакциягә шалтыраталар икән. Бик шатланып озаклап сөйләшәбез.

«Авито»да  1980–2000 нче елларда чыккан «Азат хатын», «Сөембикә» журналлары архивын сату турындагы белдерүне күрдек тә, куандык та, бераз моңсу булып та китте. Кызыксынып белдерү биргән кешегә Красноярскка шалтыраттык. Баксаң, оныгы әбисенең китапханәсен сата икән.

«Ул сезнең журналны укый иде. Әби вафат булды. Аның фатирын, җыйган китап-журналларны сатам», – диде ул кыска гына. Аның артык сөйләшәсе килми иде. Шуңа күрә әбинең исемен дә белә алмый калдык. Әмма оныгының безнең журналларны чыгарып атмавына, аны сатуга куюына шатландык.

Журналларны сатып алырга теләп шалтыратучылар барлыгын әйтте телефонның теге башындагы ир-ат. Красноярскта үскән ирнең журналларның нинди кыйммәткә ия булуын белүе бик сөенечле. «Сөембикә» архивы милләт җанлы кешеләргә барып ирешсен иде.

Исегезгә төшерәбез, «Сөембикә» журналының хәзерге саннарын Wildberries, Kazan Express, Ozon, «Татмедиа» онлайн кибетеннән  сатып алырга була.
Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading