16+

Австралия гражданнарына чит илгә чыгу тыелды

Австралия хөкүмәте гражданнарның чит ил сәяхәтләрен тыйган.

Австралия хөкүмәте гражданнарның чит ил сәяхәтләрен тыйган.

Чикләүләр 11 августтан эшли башлаган. Башка илгә хакимиятнең махсус рөхсәте буенча гына чыгарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб.

Австралиялеләргә чит илгә чыгу өчен чик контроле хезмәтенә гариза бирергә кирәк булачак. Рөхсәт аерым шартларда гына бирелә.

Хөкүмәт мондый карарны илдә коронавирус белән авыручылар саны артуга бәйле рәвештә кабул итте. Бүгенге көндә илдә 6 072 кеше авырый.

Австралиянең Мельбрун шәһәрендә тагын бер атнага карантин озынайтылган. Мегаполиста яшәүчеләргә җитди сәбәпләрсез өйдән чыгарга ярамый.

Элегрәк «Татар-информ» Вашингтонда түрәләр һәм медицина хезмәткәрләре өчен коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертүләре хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading