16+

Австралиядә миллиардтан артык хайван янып үлгән

Австралиядә урманнан яну сәбәпле, миллиардтан артык хайван үлгән, дип хәбәр итә Риа Новости.

Австралиядә урманнан яну сәбәпле, миллиардтан артык хайван үлгән, дип хәбәр итә Риа Новости.

Әлеге саннар Сидней университеты матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән китерелә.

Профессор Крис Дикман Яңа Көньяк Уэльста штатындагы урманнар яну 800 миллион хайванны корбан итүе, ә ил буенча үлгән хайваннар саны миллиардтан артуы турында әйткән.

Австралиядә янгын нәтиҗәсендә миллионлаган гектар җир янган, 17 кешенең гомере өзелгән һәм меңләгән йортларны юк ителгән.

Төтен шулкадәр көчле булганлыктан хәтта аны кайбер урыннарда  һавадан сүндерү мөмкин түгел икән. Хәзерге вакытта Австралиянең көньяк-көнчыгыш районнарында масштаблы эвакуация эшләре бара.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading