16+

«Автобабай»ны ачыкладылар

Хәзер юлда йөрүчеләрне тикшереп кенә калмыйлар, төрле бәйгеләр дә үткәрәләр.

«Автобабай»ны ачыкладылар

Хәзер юлда йөрүчеләрне тикшереп кенә калмыйлар, төрле бәйгеләр дә үткәрәләр.

Бу атнада Теләченең ДОСААФ базасында 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе үткәрелде.
Халык телендә бу ярышны «Автобабай» дип атап йөртәләр. Теләчедә дә катнашырга дип дистәгә якын кеше килгән иде. Болар инде гомер буе машинадан төшеп тә тормаган, нинди генә тимер атларны иярләмәгән тәҗрибәле картлар.

Ярыш булгач ярыш инде. Тизлек тә, кагыйдәләрне белү дә, реакция дә тикшерелә. Беренче турда кагыйдәләрне чишү буенча да белемнәрне сынап карагач, бабайлар урамдагы махсус мәйданчыкка чыкты. Шактый автоузышлардагы кебек киеренкелек сизелде монда. Машиналарның выжт итеп тә киткән, кисәк кузгалган вакытлары да булды.

Икенче урынга чыккан Сәлман абый Гыйльмиев (рәсемдә) 40 ел рульдә икән инде. Җиде-сигез машина туздырган ул. «32 яшьтә генә руль артына утырдым. Автомәктәптә укыдым. Бүген әле бераз белемем җитәрлек түгеллекне аңладым. Реакциям яхшы икән. Әзерлекне югалтмаска кирәк. Хәзерге таләпләргә җавап бирмәгәнлекне  дә аңлыйсың», – дип сөйли ул.
Теләчедән узган автоузышта бабайлар арасында беренчелекне шушында ук инструктор булып эшләүче Дамир абый Вәлиев алды. Өченче урынга Рәис Заһидуллин чыкты. Аларны ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге һәм Теләченең ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуретдинов котлады.  

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесе территориаль идарәсе профилактика бүлегенең «Саба бүлеге» начальнигы Гүзәл Ягъфәрова да автобабайларны котлады. Тәҗрибәле машина йөртүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм кубок тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading