16+

Автобус катнашындагы авариядә алты кеше һәлак булган

Тагын 15 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Тагын 15 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Свердловск өлкәсендә автобус белән булган алты кеше авариядә үлгән. Бу хакта ТАСС басмасына төбәк Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

"Алты кеше автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды. Транспорт чарасының тормозлары эшләмәгәнлектән, авариягә юлыккан", - диелә хәбәрдә.
Һәлак булган алты кеше дә "Электрохимприбор" комбинатында хезмәт куйган.

Тормозларның сафтан чыгуы аркасында эшчеләрне ташучы автобус тукталышка килеп кергән. Бу вакытта биредә аны кешеләр көтеп торган.

Свердловск Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алты кеше урында ук һәлак булган, тагын 15е зыян күргән. Соңрак ЮХИДИ ачыклаганча, биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, аларның барысы да җирле предприятиегә эшкә барганнар.
"7.20 (5.20 мск) рейс автобусы зур тизлектә комбинатның сәнәгать территориясенә килеп кергән. "Электрохимприбор" комбинатының алты хезмәткәре һәлак булган. Хәзер һәлакәт урынында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе эшли", - дигән предприятиенең бер хезмәткәре.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading