16+

Автобус һәлакәткә очрап, 10 кешенең гомере өзелгән

Төркиядә авыр йөк машинасы белән автобус бәрелешеп, 10 кешенең гомере өзелгән.

Автобус һәлакәткә очрап, 10 кешенең гомере өзелгән

Төркиядә авыр йөк машинасы белән автобус бәрелешеп, 10 кешенең гомере өзелгән.

Истамбулдан Токатка юл тоткан рейс автобусы юл буенда торган фурага килеп бәрелгән һәм аңа ут капкан, дип хәбәр итә NTV.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 10 кеше үлгән һәм 18 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading