16+

Автобуслар кышка әзер, ә сез әзерме?

Казанда 3 октябрьдә көн кояшлы, 17-18 градус җылы иде. Кызганыч, бу җәйнең “Әбиләр чуагы” дип аталган саубуллашу мизгелләре генә шул. Алда безне озын-озак кыш көтә.

Автобуслар кышка әзер, ә сез әзерме?

Казанда 3 октябрьдә көн кояшлы, 17-18 градус җылы иде. Кызганыч, бу җәйнең “Әбиләр чуагы” дип аталган саубуллашу мизгелләре генә шул. Алда безне озын-озак кыш көтә.

Татарстан Республикасының автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков әйткәнчә, транспортчылар да кышкы чордагы эшчәнлеккә әзерләнә. Казан мэриясенең матбугат хезмәте журналистлар өчен 4нче пассажир автотранспорт предприятиесенә сәфәр оештырды.

– Җылыткыч механизмнарын җентекләп тикшерәбез, ватылган урыннарны төзекләндерәбез. Файдаланудагы 170 автобуска салонны җылыту өчен өстәмә аппаратлар урнаштырылды. Газ ягулыгында эшли торган 37 автобусның алюминий җылыткычлары бакыр-латуньнан ясалганнарга алмаштырылды, алар яхшырак җылыта. Шулай ук автобус ишекләренең, тормоз механизмнарының төзеклеге тикшереп торыла. Автобус йөртүчеләргә кышкы юлда йөрү кагыйдәләре кабаттан искәртелә. Карлы-бозлавыклы юлда тизлекне арттырырга, машинаны кинәт туктатырга ярамый бит, - дип сөйләде ПАТП-4 автопредприятиесенең баш инженеры Госман Зыятдинов.

– Коллективыбыз бердәм. Автобус йөртүчеләр һәм ремонтчы-слесарьләр кышкы чорга әзерлек мәсьәләсенә җаваплы карый, - диде директор урынбасары Альберт Дәүләтшин.

Казанда шәһәр эче маршрутларында 787 автобус хәрәкәтләнә.
- Автобусларның 597се кышкы чорга әзерлек узды инде. Көн саен 4-5 автобус әзерлек имтиханы бирә, кимчелекләр табылса, кабат төзекләндерелә, - диде шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов.

Кышкы айларда мичләре эшләми торган, ишекләреннән җил өргән автобусларга утырсагыз, транспорт комитетының 275-30-50 “кайнар элемтә” телефоны аша хәбәр бирегез.

 

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading