16+

Автобуслар - тыелды, таксиларга таләп кырысланды

Таксиларда ике пассажирдан да артыграк кеше булмаска тиеш (балаларны санамыйча)

Автобуслар - тыелды, таксиларга таләп кырысланды

Таксиларда ике пассажирдан да артыграк кеше булмаска тиеш (балаларны санамыйча)

ТР ЮХИДИ үзизоляция вакытында пассажир автобусларында һәм таксиларда кешеләрне йөртү кагыйдәләрен тагын бер искә төшерерә киңәш итә. Автоинспекторлар бу юнәлештә һәрдаим эш алып барулары турында кисәтә.

Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре хәбәр иткәнчә, республикада коронавируска көрәш алып бару сәбәпле, автобусларда шәһәрара маршрутларда хәрәкәт итү вакытлыча туктатылды. Таксиларда исә ике пассажирдан да артыграк кеше булмаска тиеш (балаларны санамыйча). Әлеге пассажирлар маска яки респиратор кигән булырга тиеш.

Әлеге кагыйдәләрне бозучылар административ җаваплылыкка һәм штрафка тартылачак. Гражданнарга - 1000 сумнан алып 30000 кадәр, вазифаи затларга 10 меңнән 15 меңгә кадәр, эшмәкәрләргә - 30 меңнән 50 меңгә кадәр, ә юридик затлар 100 меңнән 300 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading