16+

Автобусларга шофер һәм кондукторлар җитми

Казанның автотранспорт предприятиеләре кадрларга кытлык кичерә.

Казанның автотранспорт предприятиеләре кадрларга кытлык кичерә.

Хәзерге вакытта 30 процент хезмәткәр, ягъни 1209 машина йөртүче һәм кондуктор җитми. Хәл 2021 ел башыннан киеренке кала. Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты хәбәр иткәнчә, автотранспорт предприятиеләрендә хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, җәмәгать транспорты рейслары кичке вакытта кыскартылган. 2, 10, 10а, 25, 29, 34, 36, 55, 63, 68, 72, 75, 77, 90нчы номерлы автобус маршрутлары хәрәкәтенең көнлек интервалы арткан. Кадрлар кытлыгының сәбәпләре шунда: узган ел үз илләренә кайтып киткән чит ил эшчеләре автотранспорт предприятиеләренә кире кайтмаган. Чөнки предприятиеләрнең хәзерге вакытта хезмәт хакы күләмен арттырырга мөмкинлекләре юк. 2020 елда машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы  52016 сум тәшкил иткән. Моннан тыш, сезонлы вируслы авырулар аркасында хәзер 196 хезмәткәр больничныйда, дип җиткерә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading