16+

Автобусларга видеокүзәтү урнаштыралар

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ассызыклаганча, аның интернет-кабул итү хезмәтенә транспорт хезмәте белән бәйле мөрәҗәгатьләр күп килә.

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ассызыклаганча, аның интернет-кабул итү хезмәтенә транспорт хезмәте белән бәйле мөрәҗәгатьләр күп килә.

- Проблеманы хәл итүнең системалы юлын табарга кирәк. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында уңай фикерләр генә ишеттек. Алайса автобусларны видеокамералар белән җиһазландырыйк. Бу өстәмә чыгымнар булса да, шушы адымга бармыйча булмый. Йөртүчеләр һәм кондукторларның әдәплелеге урам чисталыгы, йортлар төзеклеге кебек үк мөһим мәсьәлә. Кешенең кәефе подъездга беренче ясалган адымы, ишегалдының чисталыгы һәм җәмәгать транспортындагы тәртипкә бәйле, дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading